Г.Тукай скверында бәйрәм уңаеннан театраль һәм музыкаль чаралар үткәрелде. Шулай ук танылган каләм ияләре дә, мәктәп укучылары да матур чыгышлар ясадылар. Яр Чаллы технология техникумының ЭК-296,ЭК-297 һәм КТ-294 нче төркемнәренең 1 курс студентлары да бу вакыйгадан читтә калмадылар. Чыгышларны кызыксынып тыңладылар һәм бөек шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Укытучылар: Абдрахимова А.А., Асылгәрәева Л.Р., Гафиятуллина Э.И.